Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка «Россия-Африка» Халыкара форумында катнашу өчен килде

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия-Африка» икътисадый һәм гуманитар форумында катнашу өчен Санкт-Петербургка эш сәфәре белән килде. Халыкара форум «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәгендә уза.

Татарстан Республикасы Рәисенең рәсми делегацияләр һәм эшлекле даирә вәкилләре белән очрашулары һәм сөйләшүләре планлаштырылган. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Россия – Африка» икътисадый һәм гуманитар форумының пленар утырышында катнашачак.

«Россия – Африка" форумы Россия-Африка мөнәсәбәтләрендә төп һәм иң масштаблы вакыйга булып тора. Аны үткәрү безнең заманча проблемаларга җавап бирүче үзара файдалы партнерлыкның сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәсенә ирешүгә юнәлдерелгән. Чараның максаты Россиянең Африка илләре белән сәясәт, иминлек, икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә киң колачлы һәм тигез хокуклы хезмәттәшлеген ныгытуга ярдәм итү.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре