Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте директоры урынбасары – Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре башкомандующие Сергей Лебедев белән очрашты.
Хөкүмәт Йортында узган очрашуда республикада хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү, Татарстан буенча Росгвардиянең матди-техник базасын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук башка актуаль темалар да кузгатылды.
Очрашуда Рәис Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, РФ Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров һәм башкалар катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез