Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә язылучыларының комментарийларын шәхсән үзе укый. Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр итеп, Рөстәм Миңнехановның “ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсендә урнаштырылган язмага комментарийларны күчереп куйган.
Татарстан Рәисе үзенең язмасында, яңа буын “КамАЗ-54902” машинасын йөртеп караганнан соң тәэсирләре белән уртаклашып, “бик шәп машина”, дип билгеләп үткән. Язылучыларның берсе, республика Рәисе комментарийларны шәхсән үзе укыймы яисә ярдәмчеләре булышамы, дип кызыксынган. “Үзем дә укыйм, ярдәмчеләрем дә материалларны әзерли!” – дип җавап биргән Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез