Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районында эш сәфәрендә.
Рәис Шөгер авылында нефть парк-музеенда булды. Музей киңлеге 2015 елда XIX гасырның икенче яртысында салынган Шугуров нефть битумнары заводы урынында оештырылган. Экспозицияләр комплексы республиканың нефть чыгару һәм эшкәртү сәнәгатен үстерүне чагылдыра. Килүчеләр борынгы заманнардан бирле нефтьнең кулланылуы, махсус техника һәм технологияләр, Шөгер нефть-битум заводы тарихы, Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләрнең үзенчәлеге һәм традицияләре белән таныша ала.
Парк-музейны карау барышында Рөстәм Миңнехановка «Кара Алтын» документаль мюзиклын күрсәттеләр. Вакыйгалар төрле урыннарда: штольня, эретү, нефть куу цехларында җәелә. Постановка үз тормышын әлеге тармак белән бәйләүче кешеләрнең реаль хикәяләре аша республикада нефть сәнәгатенең аякка басуы турында сөйли. Артистлар булып беренче юл салучыларның оныклары һәм оныкчыклары, ветераннар һәм гамәлдәге нефтьчеләр, шулай ук "Аулак" театры актерлары уйныйлар.
Рөстәм Миңнеханов сәхнәләштерелгән тамашаны югары бәяләде. "Бик кызыклы күзаллау. Татарстанның нефть сәнәгате бай тарихка ия. Тармакның аякка басуы, ветераннар, Татарстан нефтенең беренче тонналары нинди авыр шартларда чыгарылуы турында сөйләргә кирәк», - диде Рәис.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез