Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: Союздаш дәүләтнең аерым әһәмиятенә басым ясарга кирәк

Россия һәм Беларусь халыклары Бердәмлеге көне кысаларындагы чаралар югары оешканлык дәрәҗәсендә үткәрелергә тиеш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтендә узган традицион киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Рәисе әлеге истәлекле датага бәйле чаралар үткәрүне тәэмин итәргә һәм оештыручыларны аларның эчтәлегенә игътибар итәргә кушты.

«Мәгариф, мәдәният һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә бүгенге шартларда Союздаш дәүләтнең аерым әһәмиятенә басым ясарга кирәк», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Россия һәм Беларусь халыклары Бердәмлеге көне 2 апрельдә билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне, 1996 елда элекке Советлар Союзына кергән ике илнең Президенты - Борис Ельцин һәм Александр Лукашенко «Россия һәм Беларусь Бергәлеген оештыру турында»гы килешүне имзалады.

/ТАТАР-ИНФОРМ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре