Казанның “Стрела” командасы 17 сентябрьдә тәүге тапкыр регби буенча Россия Кубогын яулады. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов клуб президенты Алексей Песошинга, Татарстанның Регби федерациясе мактаулы президенты Айрат Шәфигуллинга, “Стрела” клубы директоры Рамил Вәлиуллинга, клубның баш тренеры Джейкобус Полус Нилга, команда коллективына котлау телеграммасы җибәрде.
“Хөрмәтле Алексей Валерьевич, Айрат Радинович һәм Рамил Әсхәтович! Хөрмәтле Нил әфәнде, кадерле уенчылар! Сезне Мәскәүдә PARI Россия Кубогы финалында зарыгып көтелгән тәүге җиңүегез уңаеннан котлыйм! – диелгән котлауда. – Барлык уенчылар һәм тренерлар, шулай ук регби спортына мөкиббән тугрылыклы җанатарлар белән команда өчен, гомумән, Татарстан спорты өчен чын мәгънәсендә тарихи вакыйга шатлыгын уртаклашам. Әлеге зур җиңүгә бик авыр һәм катлаулы юл үтелде. Бары тик остазлар, уенчылар һәм менеджерларның гаять зур уртак эше һәм команданың хәлиткеч уенда күрсәткән югары дәрәҗәдәге осталыгы, фидакарьләрчә уйнавы, ә иң мөһиме – гаять зур ихтыяры, ниһаять, зур җиңүгә китерде.
Шатлыклы хисләр бүләк итүегез һәм клубның казанышлары белән горурлану мөмкинлеге бирүегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, спортта һәм тормышта уңышлар һәм яңа үрләр телим! Уклар кебек, бары тик алга!”
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез