Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә узачак бәйрәм чараларын иң югары дәрәҗәдә оештырырга кушты

Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан бәйрәм чараларын барлык шәһәрләрдә һәм районнарда югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

«Киләсе атнада безне берничә иҗтимагый мөһим вакыйга көтә. 4 ноябрьдә күп милләтле илебез Халыклар бердәмлек көнен билгеләп үтәчәк. Бу – Россия халкының бердәмлеген һәм рухының көчен күрсәтә торган үзенчәлекле дата. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү нәкъ менә бүген аеруча әһәмиятле, чөнки махсус хәрби операция бара һәм дошманнар безнең бердәмлекне таркату омтылышларын дәвам итәләр», - дип ассызыклады республика Рәисе.

6 ноябрьдә татарстанлылар республика Конституциясе көнен билгеләп үтәләр. Ул 1992 елда кабул ителгән. «Татарстанның Төп законы ул катлаулы чорда төрле карашлы кешеләрне берләштерде, хакимият һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасын формалаштырды, ә бүген безнең алга хәрәкәтебезнең ныклы нигезе булып тора. Һәркемнең бурычы – гражданның хокукларын һәм бурычларын, Татарстан Конституциясендә беркетелгән нормаларны һәм принципларны үтәү», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул район һәм шәһәр башлыкларына бәйрәм чараларын оештырырга, аларда шәхсән катнашырга, ә иң мөһиме – куркынычсызлык чараларын тәэмин итәргә кушты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре