Татарстан белән Беларусь арасындагы товар әйләнеше елдан-ел үсә. 2024 елда ул 750 миллион доллар чамасы тәшкил итте, дип язган Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында.
“Татарстан Республикасы күп еллар буе Беларуссия белән хезмәттәшлекне үстерә. Сәүдә әйләнеше елдан-ел арта. Узган елда ул 750 миллион доллар чамасы тәшкил итте”, – дип язган республика җитәкчесе үзенең постында.
Ул шулай ук “МТЗ-Татарстан” предприятиесендә күрсәтелгән пилотсыз техниканы да югары бәяләгән.
“Модельләр рәтен бәяләдек. Пилотсыз техника аеруча зур кызыксыну уятты”, – дип язган Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез