Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан белән Ливия хезмәттәшлек итү өчен мөмкинлекләр зур»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ливия (Триполи) Югары Дәүләт Советы башлыгының беренче урынбасары Мәсуд Таһер белән очрашты. Очрашу KazanForum мәйданчыгында узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Ливиядә озак вакытлы тотрыклылыкка ирешү, аның суверенитетын һәм бердәмлеген ныгыту, алга таба социаль-икътисадый үсешне тәэмин итү яклы. «Безнең ил Ливияара сәяси процессны алга этәрергә әзер. Безнең илләрнең хезмәттәшлек тәҗрибәсе бай», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Аның фикеренчә, Татарстан белән Ливия арасындагы хезмәттәшлек җитди потенциалга ия. «Безнең товар әйләнеше әлегә аз. Әмма безнең күләмнәрне шактый арттыру өчен бөтен мөмкинлекләребез бар», – диде Татарстан Рәисе. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республика ислам дөньясы һәм ИХО илләре белән актив хезмәттәшлек итә.

Мәсуд Таһер республика Рәисенә Татарстанга чакыруы һәм җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерде. Ул KazanForum оешмасының дәрәҗәсен югары бәяләде. «Барысы да бик дөрес оештырылган. Кичә без хәләл продукция күргәзмәсендә булдык. Бик бай бизнес программасы. Әлеге форум безнең дуслык мөнәсәбәтләрен үстерүгә ярдәм итәр дип ышанам», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре