БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан Һиндстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә»
Татарстан Һиндстан белән мөнәсәбәтләрне үстерү буенча кызыксына һәм төрле юнәлешләр буенча уртак проектларны тормышка ашыруга әзер. Бу хакта «TIME: Россия — Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумының эшлекле иртәнге ашында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
  «Татарстан ике дәүләт мөнәсәбәтләре кысаларында Һиндстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Республикабызда һинд партнерлары белән эшләү тәҗрибәсе бар. Безнең төбәккә сезнең илләрдән делегацияләр, рәсми һәм эшлекле даирәләр килә. Республикабыз вәкилләре дә еш кына Һиндстанда кунакта була. Алар провинцияләр белән танышалар һәм алдынгы тәҗрибәне өйрәнәләр», — дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов Һиндстан кунакларына.
  Тиздән Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгы эшли башлаячак, шулай ук Һиндстанның берничә провинциясе, шәһәре, оешмасы һәм югары уку йортлары белән килешүләр имзаланган һәм гамәлгә ашырыла, дип тә әйтте Татарстан Рәисе. Моннан тыш, Татарстан белән Һиндстан арасындагы товар әйләнеше узган елда ике тапкыр артып, 360 миллион доллар тәшкил иткән. Шул ук вакытта республика товарлары экспорты да зур өлешне алып тора.
  «Республикабыз үз предприятиеләре продукциясен Һиндстанда алга этәрү белән кызыксына – бу йөк машиналары, вертолетлар, көймәләр, газ үткәргеч җиһазлары, шиннар, компрессорлар, медицина инструментлары, машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясе. Шулай ук без сезнең ил белән югары технологияләр, электроника, энергетика, фармацевтика, җиңел сәнәгать, IT-сфера һәм башка юнәлешләрдә үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтергә омтылабыз», — дип дәвам итте Татарстан Рәисе.
  Аның сүзләренчә, Татарстан белән Һиндстан хезмәттәшлегендә үсешнең мөһим ноктасы булып уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру кала.
  «Сезне безнең потенциалны һәм мөмкинлекләрне җентекләп өйрәнергә чакырам. Татарстан Россия төбәкләренең инвестиция җәлеп итүчәнлек рейтингында лидер позицияләрне били», — диде Рөстәм Миңнеханов.
  Һиндстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы хокуклы Илчесе Винай Кумар Рөстәм Миңнехановны Татарстан Рәисе сайлауларында җиңүе белән котлады һәм республика белән хезмәттәшлек итүдә кызыксынуын раслады: «Татарстан — Россиянең иң динамик үсеш алучы төбәкләренең берсе һәм инвестицияләр өчен җәлеп итүчән төбәк. Без хезмәттәшлегебезне киңәйтергә ниятлибез», — диде ул.
                 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез