Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” акционер җәмгыятенең Директорлар советы утырышында мәктәп укучылары арасында химияне популярлаштыру тәкъдимен хуплаган. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән “Физик-математик ыргылыш” проектына охшаш тагын бер проект булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим иткән.
“Химия и жизнь” журналы баш редакторы Любовь Стрельникова укучылар һәм ата-аналар арасында химияне популярлаштыру турында сөйләгән. Рөстәм Миңнеханов аны август аенда республика педагоглары конференциясендә чыгыш ясарга чакырган.
Автоматлаштыру өлкәсендә бүгенге технологияләр турында “Прометей” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Игорь Гвинтовкин сөйләгән. Ул производстволарны, шулай ук складларны роботлаштыру технологиясе белән таныштырган.
КФУның физика институты профессоры Сергей Харинцев кояш энергетикасы мөмкинлекләре турында чыгыш ясаган.
Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко 26-28 августта Татарстанда узачак нефть-газ-химия форумы турында сөйләгән. Форумның бер көне яшьләр һәм студентлар белән эшләүгә багышланачак.
Мәгариф өлкәсен үстерү “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты максатларына туры килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез