Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 80 еллыгын һәм Лениногорск шәһәренең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантана шәһәрнең «Юность» стадионында узды. Килүгә Рөстәм Миңнеханов «Яшьлек»паркын төзекләндерү белән танышты. Яңа шәһәр киңлеге экстремаль спорт төрләрен үстерү урынына әверелгән.
Аннары республика Рәисе Татарстан халык һөнәрләре осталарының күргәзмә-ярминкәсен карады. Стадионга килгәч, Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция ветераннарын сәламләде. Театральләштерелгән тамаша Татарстанда нефть чыгару сәнәгате тарихына, Шөгер авылы янында беренче нефть чыгаруга һәм тармак үсешенең төп этапларына багышланган. Шулай ук республика нефть җитештерүенең төрле юнәлешләрендәге хезмәт коллективлары, сервис предприятиеләре һәм социаль сектор парады узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 80 еллыгы һәм Лениногорскның 70 еллыгы - Татарстанның көньяк - көнчыгышының язмышын билгеләгән ике истәлекле дата. «1945 елда, бөтен ил Бөек Җиңүне бәйрәм иткәндә, Шөгер эре нефть промыселы төзелә, ул илнең нефть сәнәгате тарихында яңа сәхифә ача. 80 ел узгач, без горурланып билгеләп үтәбез, „Лениногорскнефть“ нефть-газ чыгару идарәсе Татарстанның нефть чыгару флагманнарының берсе булып кала. Шушы еллар эчендә монда 677 млн тонна нефть чыгарылган. Бүгенге көндә идарәнең еллык табышы 2,7 млн тоннадан артып китә – Татарстан нефтенең һәр унынчы тоннасы нәкъ менә монда, Лениногорск җирендә чыгарыла. Чыннан да гаҗәпләнләндерерлек нәтиҗә!"- дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, бу саннар - идарәнең меңләгән хезмәткәренең көндәлек фидакарь хезмәте нәтиҗәсе, аларның өчтән бере - яшь белгечләр. "Идарә Россия нефть сәнәгатенең алтын фондына исемнәре кергән бик яхшы белгечләр, галимнәр һәм җитәкчеләр плеядасын бүләк итте. Болар - Николай Алексеевич Мальцев, Рәфхәт Шаһимәрдән улы Мингәрәев, Валерий Исаак улы Грайфер һәм башкалар, алар үзләренең һөнәри юлларын Лениногорск җирендә башлаганнар, тармакның яңа стандартларын булдырганнар һәм аның үсеш векторын дистә еллар алдан билгеләгәннәр», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе ассызыклаганча, бу еллар эчендә «Лениногорскнефть» алдынгы тәҗрибә йөртүчегә, инновацион технологияләрне эшләү һәм гамәлгә кертү үзәгенә әверелде.
Рөстәм Миңнеханов Лениногорск шәһәре үсешендә нефтьчеләрнең ролен аерым билгеләп үтте. "Дистә еллар дәвамында "Лениногорскнефть" шәһәр мохитен формалаштыру өчен нигез булды. Идарә җитештерү куәтләрен булдыруга зур өлеш кертеп кенә калмады, социаль һәм мәдәни инфраструктураны да актив үстерде. Нефтьчеләр ярдәме белән Лениногорск заманча, төзек шәһәргә әверелде, анда эшләргә дә, ял итәргә дә уңайлы. Ышанам ки, ирешелгән уңышларга таянып, Лениногорск халкының тырышлыгы һәм максатчанлыгы нәтиҗәсендә үсешен дәвам итәчәк", - дип өстәде Татарстан Рәисе.
Аннары Рөстәм Миңнеханов нефть, газ, химия сәнәгатен үстерүдәге казанышлары өчен дәүләт бүләкләре тапшырды. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсе коллективы бүләкләнде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез