Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисенә кандидатлыкка документлар тапшырды

Рөстәм Миңнеханов ТР Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында кандидат итеп күрсәтелү турында документлар тапшырды.

Үзәк сайлау комиссиясе хезмәткәрләре аларның законда билгеләнгән исемлеккә туры килү предметына документларын тикшерде һәм тапшырылган документларны алу турында язма раслама бирде.

Исегезгә төшерәбез, 26 июньдә «Бердәм Россия» Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Раисын сайлауларга кандидат итеп күрсәтте. Карарны региональ партия конференциясендә кабул иттеләр. Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын бертавыштан хупладылар.

Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар быелның 14 сентябрендә узачак. Республикада сайлау хокукына 3 миллионга якын граждан ия, шуларның өчтән бере - яшьләр. 40 меңнән артык яшь сайлаучы беренче тапкыр сайлауларда үз тавышын бирә алачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов

Көн хәбәре