Рөстәм Миңнеханов Татарстан тәҗрибәсенең дөнья һәм Ислам илләре өчен әһәмиятен билгеләп үтте

Татарстан Россиянең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына күзәтүче буларак кушылуы процессында, шулай ук алга таба мөселман дөньясы белән элемтәләрне ныгытуда мөһим роль уйнады. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына күзәтүче буларак кушылуының 20 еллыгы уңаеннан үткәрелгән интервьюда хәбәр итте. Интервью ТР Рәисенең рәсми порталында урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика 1990нчы елларда ук, төбәкнең сәнәгать потенциалына һәм күп гасырлык Ислам традициясенә таянып, актив рәвештә мөселман илләре белән тышкы икътисади элемтәләрне җайга сала башлаган. Динара һәм милләтара татулыкның бай тәҗрибәсе ярдәмендә республика «Татарстан моделе» буларак халыкара танылу алды.

«Безнең җирдә күп гасырлар дәвамында ислам һәм православие динен тотучылар, шулай ук башка дин вәкилләренең бергәләп үзара тынычлыкта яшәве һәм хезмәттәшлек итүе диалог кору, тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мөмкинлек булды. Татарстан Россия белән мөселман дөньясы арасында халыкара элемтәләрне киңәйтү яклы булды, диннәр арасындагы тынычлык һәм тотрыклылыкның мөһимлеген ассызыклады», – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

2006 елда Татарстан катнашында оештырылган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең эшчәнлеге аеруча әһәмиятле. Аның беренче рәисләре арасында – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Евгений Примаков та бар. 2014 елдан төркемне Россия Президенты Владимир Путин кушуы нигезендә Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Аның сүзләренчә, төркем Ислам илләренең сәяси, дини һәм фәнни элиталары белән хезмәттәшлек итү өчен абруйлы халыкара мәйданчык булды. Ул мәдәни һәм икътисади хезмәттәшлекне үстерү, традицион кыйммәтләрне ныгыту, шулай ук дини экстремизм идеяләренә каршы тору белән шөгыльләнә.

«Хәзерге этапта төркемнең эше Россия Федерациясенең мөселман илләренең элиталары белән хезмәттәшлегенә һәм «йомшак көч» коралын булдыруга ярдәм итә», – дип искәртте Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, төркемнең утырышлары Россиядә дә, чит илләрдә дә уза. 2024 елның декабрендә очрашу Малайзиядә, ә 2025 елның маенда Казанда узды. Чараларның икесендә дә мәртәбәле кунак буларак Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим катнашты. Ул диалог мәйданчыгының югары халыкара статусын ассызыклады.

Чыганак: "Татар-информ"

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре