Ул Татарстан белән Вьетнам арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүнең мөһимлеген басым ясап әйткән.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Татарстан-Ханой” “Түгәрәк өстәл” утырышында катнашкан. Чара сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерүгә багышлап үткәрелгән. Ул Вьетнам ягына кунакчыллык өчен рәхмәт белдереп, Россия белән Вьетнам арасындагы мөнәсәбәтләрнең алга таба да ныгыячагына ышаныч белдергән. Аның әйтүенчә, төрле яклы стратегик партнерлык мөнәсәбәтләре бу. Рәиснең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов узган елның октябрендә Казанда узган БРИКС илләренең XVI саммиты турында, анда Вьетнам Премьер-министры Фам Минь Тиньның катнашуы турында искә төшергән. Аның сүзләренә караганда, узган елда Россия белән Вьетнам арасында сәүдә әйләнеше дүрттән бер өлешкә арткан. Татарстан нефть һәм машина төзү продукциясен экспортлауны алга таба да киңәйтү белән кызыксына, дип билгеләп үткән республика башлыгы.
Ул Татарстан белән Вьетнам арасындагы үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүнең мөһимлеген басым ясап әйткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез