Рөстәм Миңнеханов Татарстан хәрбиләрен бүләкләү тантанасын күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларны бүләкләү тантанасының видеоязмасын урнаштырды. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Ватанны саклаучылар көне алдыннан алгы сызыкта республикада оешкан хәрби частьләрнең хәрбиләрен котлауны дәвам итәбез. Аеруча яхшы нәтиҗәләр күрсәткән якташларыбызга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләре тапшырылды», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бүләкләү тантанасыннан соң күчмә иҗади бригада хәрбиләрне бәйрәм чыгышлары белән сөендерде», – дип өстәде республика җитәкчесе.

«Хәрби бурыч үтәүче егетләребезгә батырлыклары һәм намуслы хезмәте өчен рәхмәт!» – дип йомгаклаган Республика Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре