Рөстәм Миңнеханов Кайбыч һәм Буа районнары активы белән очрашуда Татарстан Республикасында ат үрчетүгә ярдәм итүнең яңа программасы әзерләнү турында сөйләде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге юнәлеш шәхси ярдәмче хуҗалыкларда әле җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмаган, әмма аның потенциалы зур.
Аның фикеренчә, ат үрчетү авыл хуҗалыгы ягыннан гына мөһим түгел, ә мәдәни һәм социаль традицияләрне үстерүгә ярдәм итә торган мөһим тәрбия процессы да булып тора.
«Республика авыл хуҗалыгы министрлыгына бу тармакка ярдәм итү вариантларын әзерләү йөкләнде", – диде Галимова.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-tatarstanda-at-urcetuga-yardam-itu-programmasyn-iglan-itte-5905200
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез