Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елын ачты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Фәннәр академиясендә Фәнни-технологик үсеш елын ачык дип игълан итте. Россия фәне көненә багышланган чарада Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков та катнашты. Анда беренче тапкыр галимнәрнең гимны яңгырады. Шулай ук Татарстан Фәннәр академиясенең яңа вице-президентлары тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстанның фәнни бергәлеге үзенең казанышлары белән горурлана ала. Республика «Фән һәм университетлар» илкүләм проектының барлык чараларында да тәкъдим ителгән. Бездәге биш вуз «Приоритет 2030» программасында катнашып, иң яхшылары дип табылды. Шулар арасында икесе махсус грант алды. Моннан тыш, икътисад өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүче, технологик мәсьәләләрне хәл итүче алты инженерлык мәктәбе эшли. Студентлар, фәнни-педагогик хезмәткәрләрнең укуын һәм хезмәтен яхшырту дәвам итә. Түбән Камада тагын бер университет кампусы төзекләндерелә. «СИБУР» белән республикада заманча корпоратив фәнни-техник үзәк булдыру планлаштырыла. Ул компаниянең барлык тикшеренү бүлекчәләренең ресурларын берләштерәчәк. Ике ел эчендә 2 меңнән артык урынга исәпләнгән ике тулай торак төзелде. «Безнең яшьләр киләчәктә Россия Хөкүмәте премиясе лауреатлары булган ике хезмәт коллективының уңышларын кабатлый алыр дип ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Президенты Владимир Путин илнең технологик суверенитетына ирешү бурычын куйды. «Аны хәл итү өчен дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, академик, югары уку йортлары һәм эшлекле бергәлек көчләрен бергә тупларга кирәк», – дип йомгак ясады Рәис.

Рөстәм Миңнеханов белән Валерий Фальков фәнни-технологик үсеш өлкәсендә казанышларга ирешүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Чарада Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов яңа вице-президентларны тәкъдим итте. Алар – социаль-гуманитар юнәлеш буенча Айнур Тимерханов, табигый-фәнни юнәлеш буенча Ләйсән Әбҗәлилова, аналитика, халыкара һәм конгресс-күргәзмә эшчәнлеге, массакүләм мәгълүмат чаралары буенча урынбасары Рөстәм Камалов, административ-хуҗалык тәэминаты буенча Дамир Гыйльметдинов. Марат Сафиуллин исә 1 марттан стратегия, икътисад һәм социология буенча вице-президент итеп билгеләнәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре