Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе 7 меңгә якын баланы колачлый

1 сентябрьдән Татарстан мәктәпләре гадәти режимда эшлиячәк. Шуңа күрә балаларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итү бик мөһим. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районына эшлекле сәфәре барышында шулай дип белдерде. “Мәктәпкә җыенырга булыш!” программасы республикада 7 меңгә якын баланы колачлый. Без һәр баланың әзерлекле хәлдә мәктәпкә баруын телибез. Быел без коронавирус аркасында озак кына вакыт дәвамында мәктәпләрнең эшләвен тәэмин итә алмадык. Әмма 1 сентябрьдән уку йортлары гадәти режимда эшли башлаячак”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент дистанцияле укытуның да ниндидер өстенлекләргә ия булуын, әмма аны укучының укытучы белән күзгә-күз карап аралашуына алыштырып булмавын билгеләп үтте. “Интерактив уку – кызык, әмма балаларның, бергә җыелышып, үзара аралашуы – бөтенләй икенче дөнья. Уку елының уңышлы, әйбәт булуын телим”, – диде республика җитәкчесе.

Бүген Лениногорскида аз керемле гаиләләрдән тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атларга җыенучы балаларга мәктәп рюкзаклары тапшырылды. Рюкзаклар “Татнефть” компаниясе акчасына сатып алынган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов

Көн хәбәре