Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә авыл хуҗалыгы оешмаларына 105 автомобиль ачкычын тапшырды. Бүген биредә «АГРОВОЛГА 2025» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе эшли башлады, дип яза "Татар-информ".
 
43 Lada Niva Travel автомобиле Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсенә, 12 Lada Granta - Ростехнадзорның ТР буенча идарәсенә, 40 Lada Vesta Универсал - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә тапшырылды. Моннан тыш, республиканың кулланучылар кооперациясе оешмаларына 10 автолавка бирелде.
«Агрокүргәзмәнең иң төп бизәге - машиналар. Бүген агросәнәгать комплексы бурычларын хәл итү өчен 105 машинадан ачкычлар тапшырылды. Бу - авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария хезмәте, технадзор, Татпотребсоюз аша торак пунктларга хезмәт күрсәтү өчен машиналар», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез