Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов элекке депутат, Зәй районының элекке хакимияте башлыгы Татьяна Васильевна Воропаева вафат булу сәбәпле, мәрхүмәнең ире Николай Николаевич Воропаевка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
“Көчле шәхес, талантлы җитәкче, зур профессионал һәм хезмәт сөючән кеше арабыздан мәңгегә китте, – диелгән анда. – Бөтен Татарстан өчен авыр югалту бу, чөнки Татьяна Васильевнаның тырышлыгы һәрвакыт республикабыз файдасына юнәлтелде. Ул Зәй халкы арасында аеруча зур ихтирам казанды. Биредә педагог һәм район җитәкчесе вазыйфасында бик күпне эшләде, республикада хатын-кызлар арасында тәүге тапкыр муниципаль берәмлек башлыгы булды. Эшкә сәләте һәм югары дәрәҗәдәге җаваплылыгы Татьяна Васильевнага Татарстан парламентында да кайбер мөһим башлангычларны тормышка ашыру, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга лаеклы өлеш кертү мөмкинлеге бирде. Ул күркәм, эчтәлекле гомер кичерде. Бу җирдә үзенең эзен һәм үзе турында якты истәлек калдыра.
Сезнең, балаларыгыз Андрей белән Юлиянең олы кайгысын уртаклашам. Иң газиз кешегезнең, кулга-кул тотынышып уздырган тормыш юлыгызның якты истәлеге, уртак бәхетле мизгелләр югалту ачысын кичерергә ярдәм итсен”.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез