Биоикътисадны үстерү кысаларында үсемлек биомассасының югары потенциалы турында биология фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясенең Казан ФТҮ Казан биохимия һәм биофизика институты профессоры Татьяна Горшкова сөйләде. Биоикътисадны үстерү буенча фәнни-технологик проект үсемлек биомассасын тирәнтен һәм комплекслы файдалану нигезендә яңа илкүләм өстенлеккә (биоикътисадны технологик тәэмин итү) кертелә һәм Татарстан Республикасы өчен актуаль булган яңартыла торган ресурслардан инновацион продуктлар һәм материаллар булдыруга юнәлдерелгән. Биотерапия чаралары һәм медицина һәм текстиль сәнәгате өчен материаллар (гидрогельләр, композитлар, пребиотик өстәмәләр), функциональ һәм азык-төлек продуктлары җитештерү технологияләре эшләнгән. Шулай ук культураларның генотипларын геном һәм биоинженер алымнар кулланып адреслы максатчан модификацияләү буенча карарлар гамәгә кертелә, бу җитештерелә торган продуктларның спектрын һәм рентабельлеген күп тапкырлар киңәйтә.
Аннары микроцеллюлоза буенча проект – тулы цикллы җитештерү технологиясен эшләү тәкъдим ителде. «Грин Файбер» ҖЧҖ (Калуга өлкәсе) генераль директоры Алексей Захаров предприятиенең Россия территориясендә микрокристаллик целлюлоза (алга таба МКЦ) һәм наноцеллюлоза җитештерүнең тулы циклын булдыру проектын гамәлгә ашыруы турында сөйләде. Проектның төп өстенлекләре арасында ул импортны алмаштыруны (элек МКЦ тулысынча Россиягә чит илдән кертелә иде), югары рентабельлелек һәм җитештерүнең масштаблылыгын атады. Конкурентлык бәясе дә мөһим фактор булып тора-технологик процессларны оптимальләштерү исәбенә чит ил аналогларыннан түбәнрәк.
Аннары «ВС Инжиниринг» ҖЧҖ (Омск шәһәре) генераль директорының беренче урынбасары Денис Казарин нефть химиясе комплексы өчен комплекслы чишелешләр тәкъдим итте.
Предприятие ягулык-энергетика комплексы җиһазларын мониторинглау һәм диагностикалау өчен комплекслы техник чишелешләр эшләү һәм гамәлгә кертү өлкәсендә эшли. Төп продуктлары «ВС Эксперт» системасы - ул автоматик режимда реаль вакытта җиһазларның торышын диагностикалауны, мониторинглауны һәм фаразлауны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Махсус датчиклар, интеллектуаль приборлар, үзебездә эшләнгән яңа чыгым үлчәү приборлары һәм электр двигательләрен, турбиналарны, энергия челтәрләре җиһазларын экспресс-диагностикалауның уникаль ысуллары тәкъдим ителде. Проект карарларының нәтиҗәлелеген күрсәтеп раслау өчен, Татарстанда сынау проектларын оештыру мөмкинлеге бар.
Ахырда «Цифровой пуск от РТСИМ» тәкъдим ителде. Бу проектны эшләтеп җибәрү алдыннан верификацияләү һәм яңа сәнәгать объектлары өчен «цифрлы игезәкләр» аша куркынычларны киметү. Проектны «РТСИМ» ҖЧҖ генераль директоры Айрат Мөхәммәтҗанов тәкъдим итте. Чишелеш нигезендә «цифрлы эшлщтеп җибәрү» концепциясе ята, ул проект һәм технологик чишелешләрне (технологик схемалар, КИП, АСУ ТП һәм ПАЗ мантыйгы) монтажлау һәм җибәрү-көйләү эшләре этабына кадәр комплекслы виртуаль верификацияләүне үткәрергә мөмкинлек бирә, бу җибәрү сроклары өзелү, аварияләр һәм өстәмә чыгымнар куркынычын сизелерлек киметә. Платформа ТП АСУ реаль контроллерлары белән интеграцияләнә һәм җитештерү процессының төгәл симуляциясен тәэмин итә-ул проектның яшерен хаталарын һәм идарәнең конфликтлы сценарийларын ачыклый. Предприятие инде үзебезнең ил базарында эшли һәм географиясен киңәйтә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез