Татарстанда җитештерелүче бензинның сыйфатын яхшырту юллары билгеле. Республикада заманча датчиклар җитештерүне дә җайга салырга тәкъдим иттеләр. Ә сәнәгать тармагы өчен белгечләрне вуз эскәмиясендә утыручылар арасыннан ук эзләячәкләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖнең Директорлар советы утырышын үткәрде.
Республикада экологик классы 5 һәм аннан да югарырак тәшкил иткән автомобиль ягулыгы җитештерү эшен җайга салу мөмкинлеген тикшерделәр. Топчиев исемендәге нефть химиясе синтезы институты директоры урынбасары Константин Дементьев сүзләренә караганда, бүген бөтен дөньяда алкилбензинга карата кызыксыну арта.
– Илдә җитештерелүче башка төр ягулыклардан аермалы буларак, ул Таможня берлеге таләпләренә җавап бирә, – дип аңлатты Константин Дементьев. – Россиядә елына 2 миллион тонна алкилбензин җитештерелә. Шундый корылмаларның берсе Электрогорск шәһәрендә дә бар. Аның куәте тәүлегенә 1 тонна калдыкларсыз ягулык тәшкил итә. Мондый сәнәгать ТАИФ-НК яки ТАНЭКОга да туры килә. Әлеге заводларның сәнәгать мөмкинлекләре ярдәмендә өстәмә рәвештә елына 250 мең тоннага кадәр алкилбензин җитештереп булачак.
«Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин әйтүенчә, әлеге тәкъдим ТАИФ-НК өчен аеруча да кызыклы булачак.
– «Татнефть»тә җитештерелүче бензин болай да начар түгел, ул республикада иң яхшысы. Ә менә ТАИФ-НК да әлеге технологияне кулланырга мөмкин, – диде ул.
Татарстан Рәисе республикада заманча электрон җайланмалар җитештерә башлауга бәйле тәкъдимне дә карап тикшерергә кушты. Импортны алмаштыруны истә тотып, әлеге мәсьәләнең әһәмиятен дә билгеләп үтте ул. Үзебездә җитештерелгән «акыллы» датчикларның бәясе белән дә кызыксынды.
– Чит илнекеләргә караганда арзанрак, – диде «Вектор» оешмасының финанс директоры Алексей Фомичев.
Лак-буяу, ремонт материаллары, төрле җилемнәр җитештерүче «Хома» компаниясе генераль директоры урынбасары Константин Ширшин белдергәнчә, бүген әзер товарны озатуга бәйле кыенлык юк. Чит ил компанияләре ил базарыннан киткәч, безнекеләргә яңа мөмкинлекләр ачылган. «Аның каравы чималга бәйле кытлык күзәтелә», – диде ул. Сүзен дәлилләп: «Шул ук кәгазь җитештерүчеләр импорт химиясендә утыра», – дип тә өстәде. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республикада җилем, аерым алганда, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, КАМАЗ өчен кирәк.
Казандагы «РТСИМ» оешмасы генераль директоры Айрат Мөхәммәтҗанов исә инженерлар әзерләргә ярдәм итмәкче. «Акыллы яшьләр күп, аларны эзләп табарга гына кирәк», – диде ул.
Моның өчен, мәсәлән, киберчемпионатлар үткәрүләрен дә сөйләде. Фикерне дәвам иттереп, Рөстәм Миңнеханов сәнәгать тармагына кирәкле белгечләрне кулына диплом алучылар арасыннан түгел, ә иртәрәк эзли башларга киңәш итте. Мәсәлән, инде дүртенче-бишенче курста белем алучылар арасыннан ук.
– Теге-бу җитми, дип зарланырга кем дә оста, булганыннан файдалана белергә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Эльвира ВӘЛИЕВА
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез