Агымдагы елның сигез аенда Татарстан Республикасының тупланма бюджетына 354,9 миллиард сум күләмендә салым һәм салым булмаган керем кергән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында Премьер-министр Алексей Песошин җитәкчелегендә узган киңәшмәдә әйттеләр. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Көн тәртибендә өч мәсьәлә – 2024-2026 елларда республика үсешенең социаль-икътисадый фаразлары, 2024 елга һәм 2025-2026 планлы чорга республика тупланма бюджеты һәм территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты фаразлары турында сөйләштеләр.
Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин 2024 елга һәм 2025-2026 планлы чорга бюджет фаразларын җиткерде. Аның әйтүенчә, киләсе елга тупланма бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре 377,1 миллиард сум күләмендә фаразлана. 2025 елда әлеге күрсәткеч – 396,6, 2026 елда – 422,6 миллиард сум тәшкил итәчәк дип көтелә. Киләсе елга тупланма бюджетның гомуми чыгымнары 397,4 миллиард сум тәшкил итәчәк дип фаразлана.
Рөстәм Миңнеханов әлеге юнәлешләрдә зур эш башкарылуын искәртте. Агымдагы ел нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Киләсе ел бюджетын формалаштыру турында әйткәндә, район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, артык иркенәеп китмәскә дә киңәш итте.
– Безнең төп бурыч – икътисад эшләсен, – диде Рөстәм Миңнеханов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез