Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының еллык коллегия утырышында тәмамланмаган торак төзелеше турында сөйләгәндә, аеруча да сак булырга киңәш итте. "Төзелеп бетмәгән объектлар баш бәласенә әйләнмәсен", - диде ул.
Киңәйтелгән утырышта хәбәр итүләренчә, Татарстанда былтыр "сакаллы" төзелешләрне кулланышка тапшырып бетергәннәр. 2007-2023 елларда Татарстанда өлешләп төзүгә бәйле 146 проблемалы объект кулланышка тапшырылган. Алардан 19 меңгә якын алданган өлешче торак алган. "Татарстанда мондый "сакаллы" төзелешләр калмады", - дип хисап тотты Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.
Рөстәм Миңнеханов әлеге юнәлештә зур эш башкарылуын искәртте. Алга таба да бу мәсьәләдә игътибарлы булырга кушты.
-Бераз йомшаклык күрсәтсәк, алданган өлешчеләр тагын пәйда булырга мөмкин. Алар үзләреннән-үзләре килеп чыкмады бит. Барысын да алдан белеп бетереп булмый, әлбәттә. Әмма моның зур җаваплылык икәнен аңлагыз, - диде Татарстан Рәисе.
Фикерен җөпләп: "Төзелеп бетмәгән объектлар баш бәласенә әйләнмәсен", - дип тә өстәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез