Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, Татарстан белән Төркия арасында инде күптәннән нәтиҗәле сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр булдырылган. 2022 елда сәүдә әйләнеше 1,2 миллиард доллар тәшкил иткән. 2021 елдагыга караганда 2 тапкырдан күбрәк сан бу.
“Төркия бизнесы Татарстанда җитди урын алып тора. Сезнең илегез компанияләре республикага 2 миллиард доллар чамасы инвестиция җәлеп итте. Бездә „Кастамону Энтегре“, „Хаят Кимья“, „Шишеджам“, „Джошкуноз“, „Колуман“, „Тирсан Кардан“ кебек заводлар уңышлы эшләп килә”, – дигән Татарстан Рәисе.
Аның басым ясап әйтүенчә, Татарстан Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән башлангычларны һәрвакыт хуплап килә. Бу мөнәсәбәтләр, иң элек дәүләт башлыкларының шәхсәт тырышлыгы ярдәмендә, югары биеклеккә күтәрелгән.
Республика Рәисе Татарстанның икътисадый, сәнәгать һәм инвестицион мөмкинлекләре турында сөйләгән. Ул төбәк өчен төп тармакларны – нефть чыгару, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе сәнәгате, машина төзелеше, агросәнәгать комплексларын телгә алып үткән. “Без Конья шәһәреннән яңа партнерлар эзләп табарга өметләнәбез. Эшлекле даирәләрегезне Татарстанга чакырабыз. Безнең төп бурыч – калганнарга үрнәк булырдай берничә проектны тормышка ашыруга керешү”, – дип билгеләп үткән Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез