"Кадерле хатын-кызларыбызны якынлашып килүче 8 март халыкара бәйрәме белән котлыйм! Үзегезнең мәхәббәтегез, кайгыртучанлыгыгыз һәм зирәклегегез белән сез тормышыбызны игелеклерәк һәм яктырак итәсез. Сез безгә, ир-атларга, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклаучыларга илһам чыганагы булып торасыз. Бәйрәм алдыннан сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Йөрәкләрегездә һәрвакыт яз яшәсен, тормышта уңыш юлдаш булсын", - диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген Казан Кремлендә оборона-сәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларны хөрмәтләячәкләр. Камал исемендәге театрның яңа бинасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узачак.
"Шәһәр һәм район башлыкларына барлык чараларны да югары дәрәҗәдә уздыруны тәэмин итәргә кирәк. МХОдә катнашучыларның әниләренә, хатыннарына һәм кызларына аерым игътибар», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез