• Фото: rais.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Тукай һәм Яңа Чишмә районнарында авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хәлен белеште

Рөстәм Миңнехановның эшлекле сәфәре Тукай районы кырларыннан башланды. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров районның бик күп социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы урында торуын искәртте.

– Республикадагы 508 мең тонна итнең 150 мең тоннасы биредә җитештерелә. Терлекчелек тармагында зур проектлар тормышка ашырыла. Дөрес, узган ел нәтиҗәләре буенча мөгезле эре терлек саны, шул исәптән сыерларның кимүе күзәтелә. Бу мәсьәләне өйрәнәбез, яңа өметле проектлар әзерлибез, – дип сөйләде министр.

Рөстәм Миңнеханов инфраструктура ягыннан үсешнең дә мөһим булуын искәртте. Аерым алганда төзелеш проектларын караганда юллар һәм социаль инфраструктура турында да истән чыгармаска кушты һәм барлык республика программаларының үтәләчәген әйтте. Юл эшләренә аерым игътибар биреләчәк.

– Тукай районының бик күп юнәлештә яхшы күрсәткечләре бар. Әмма камилеккә чикләр юк. Сез Чаллы һәм Түбән Кама кебек зур шәһәрләр янында урнашкан. Җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бик яхшы мәйданчыклар бу, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Яңа Чишмә районында да бүген язгы кыр эшләренең гөрләгән мәле. Районга эш сәфәре белән килгән Рөстәм Миңнеханов иң элек 57 нче номерлы татар ат заводында булды. Анда төрле токымлы 228 ат үрчетәләр. Заводның даны еракларга таралган. Ник дигәндә, Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ынның кавалеристлар полкы өчен атларны да нәкъ менә шунда үрчетәләр. Рөстәм Миңнеханов җирле ат заводын югары бәяләде, республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгына исә әлеге оешмага ярдәм итеп торырга кушты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов район кырларында язгы эш барышы белән танышты. Әлегә 54,6 мең га мәйдандагы җирнең 16 проценты чәчелгән. Игенчеләр, һава торышы сынатмаса, язгы кыр эшләрен 10–15 көндә тәмамларга җыеналар.

Орлык, техника, ягулык – барысы да җитәрлек. Күптән түгел авыл хуҗалыгы техникасын да яңартканнар. Узган ел 46 берәмлек яңа техника алган булсалар, быел тагын 25 авыл хуҗалыгы техникасы кайткан.

Министр Марат Җәббаров Яңа Чишмә районы өчен дә иң төп бурычларның берсе дип мөгезле эре терлек санын арттыруны атады. Моның өчен дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланырга кирәклеген дә искәртте ул.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче һәркемгә намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Эшлекле сәфәр азагында Татарстан Рәисе Бөек Җиңүне бәйрәм итүгә дә җаваплы карарга кушты. «Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә – һәркайсына аерым игътибар бирергә кирәк», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре