Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тукай районына эш сәфәре вакытында «Следопыт» сәламәтләндерү лагере территориясен карады. Лагерь хәзерге вакытта эшләми. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Лагерь 1988 елда төзелгән һәм 560 урынга исәпләнгән, әмма еллар дәвамында бина да, аның инфраструктурасы да таушалган һәм бүген капиталь ремонт таләп итә. Республика башлыгына объектны торгызу проектын тәкъдим иттеләр – тугыз корпусны тәртипкә китерү планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов профильле ведомстволарга эшкә керешергә һәм территорияне төзекләндерергә боерды.
Шулай ук республика Рәисе якындагы эшли торган «Звездный» лагерендә дә булды. Ул яшәү шартларын карады, туклану блогы эшен бәяләде һәм ял итүче балалар белән аралашты.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез