Әлеге лагерь 1988 елда файдалануга тапшырылган. Озак вакытлар буе файдаланылмаган. Хәзер исә капиталь төзекләндерү таләп итә. Ул 560 кешегә исәпләнгән.
Татарстан Рәисе яңартуга мохтаҗ булган биналарны карады. 9 корпусны төзекләндерү күздә тотыла. Аларны яңартуның төрле юллары карала. Рөстәм Миңнехановны лагерьны яңарту проекты белән таныштырдылар. Шуннан соң ул тиешле ведомствога биредә яңарту һәм территорияне төзекләндерү эшләренә керешергә кушты.
Республика Рәисе шулай ук янәшәдәге эшләп килүче “Звездный” лагеренда булып, яшәү шартлары, ашханәсе белән танышты, ял итүче балалар белән аралашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез