Рөстәм Миңнеханов укытучыларның абруен күтәрергә кирәклеген әйтте

Укытучы – тормышта иң мөһим кеше. Бүген җәмгыятьтә укытучының роленә тиешенчә бәя бирелми, бу хәл ителергә тиешле зур проблема булып тора. Бу хакта «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар белән аралашканда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Без яхшы, сыйфатлы мәктәпләр турында күп сөйлибез. Әмма барлык уку процессының 80%ы – укытучы. Аның роле бүген бераз киметелгән. Без укыган вакытта укытучының абруе бәхәссез иде, һәм мин моны дөрес дип саныйм. Бүген бу алай ук түгел. Монда дәүләт тә гаепле. Социаль пакет, матди муллык – укытучы боларның барысына да лаек булырга тиеш. Безгә бу бурычны хәл итәргә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре