Рөстәм Миңнеханов: «Уңыш кайда көткәнне беркем белми»

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан оештырылган «Мәскәү–Татарстан күпере» X Яшьләр форумы быел Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Ул апрельдә узды. Форумда унынчы тапкыр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

– Татарстанда күпсанлы чаралар уза. Әмма бу форумны башкалардан үзенә генә хас мохит аерып тора. Һәркайсыбыз – залда утыручы тамашачылар да, спикерлар да бик күп гыйбрәтле сүзләр ишетә ала. Аралашуның мондый ысулы бик тә мөһим, – диде Рөстәм Миңнеханов форум турында.

Мәскәүдә уза торган җыен ел саен 1 меңнән артык студентларны һәм яшь белгечләрне бер мәйданга җыя. Ун ел эчендә анда офлайн рәвештә – 12 мең кеше, онлайн рәвештә 50 мең кеше катнашты. 150 спикер үз тормыш юлы турында сөйләде.

– Форумны 2015 елда беренче тапкыр оештырганда, ул ел саен үткәрелә торган чарага әйләнер, кунакларыбызга һәм яшьләребезгә кызык булыр, дип уйламаган да идек. Яшьләр, сезгә үрнәк алырлык кешеләр бар! Һәр сүзне тотып алыгыз, кадерләгез һәм хөрмәтле кунакларыбызның киңәшләрен тыңлагыз! – диде быелгы форумның ачылышында Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Мәскәү–Татарстан күпере»н үткәрү төбәкләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтнең мөһим өлешенә әверелде. «Мин форумда катнашучыларның барысына да: оештыручыларга, спикерларга, Россия Геройларына рәхмәт белдерәм. Без чираттагы мәртәбә Россиянең сәләтле, хезмәт сөючән, ватанпәрвәр кешеләргә бай булуына инандык. Нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Мәскәү мэры Сергей Собянинга һәм Мәскәү шәһәре хакимиятенә аерым рәхмәт белдерәм. Биредә Татарстаннан бик күп студентлар укый. Без, алар республикага кайтсын өчен, тиешле шартлар тудырырга тырышачакбыз. Барыгызга да ачыклыгыгыз, ихласлыгыгыз һәм илебезгә мәхәббәтегез өчен рәхмәт», – диде Татарстан Рәисе.

Төрле елларда форумда исемнәре ил күләмендә танылган шәхесләр катнашты. Алар арасында – легендар армия генералы Мәхмүт Гәрәев, танылган кардиохирург Ренат Акчурин, Россия Фәннәр академиясе академигы Талия Хәбриева, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, спортчылар – Алинә Заһитова һәм Алия Мостафина, актерлар – Сергей Шәкүров, Марат Бәшәров, артистлар – Олег Газманов, Алсу Абрамова, Тимати (Тимур Йосыпов), Салават Фәтхетдинов һәм башкалар.

Спикерларның уңышка ирешү серләре

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе:

– Уңыш болай гына килми. Бер тапкыр бәхет елмаерга мөмкин, әмма алга бару өчен бик күп тырышырга кирәк. Уңыш кайда көткәнне беркем белми.

Дамир Йосыпов, Россия Герое:

– Самолет җилгә каршы оча һәм утыра. Шуңа күрә тормыш авырлыкларыннан курыкмыйча, кыенлыкларга бирешмичә, алга барыгыз!

Шамил Тарпищев, Россия Теннис федерациясе президенты:

– Бүген эшләмәсәң, иртәгә булмаячак. Спортта бер-ике ел югалту – карьерасыз калу. Тормышта да шулай ук.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре