Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында урман хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул котлау видеоролигын урнаштырды.
«Бу көн минем өчен аеруча якын һәм кадерле. Минем әти (ТАССР һәм РСФСРның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов – ред .иск.) бөтен гомерен урман хуҗалыгына хезмәт итүгә багышлады, миндә табигатькә мәхәббәт һәм әйләнә-тирә дөнья алдында җаваплылык тойгысы тәрбияләде», – диде республика җитәкчесе.
«Барлык урман хезмәткәрләрен чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Яңа казанышлар, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим!» – дип тәмамлады Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез