Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Усад авылына эш сәфәре кысаларында яңа ачылган «Тәрбия үзәге» белем бирү үзәгендә булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзәк «Ихлас» мәчете комплексы территориясендә урнашкан һәм хәйриячеләр акчасына төзелгән. Учреждениедә 100 укучыга исәпләнгән тугыз уку кабинеты, шулай ук 200 кеше кадәр сыйдырышлы чаралар өчен күпфункцияле зал җиһазландырылган. Hеспублика лидеры үзәкнең матди-техник җиһазланышы, кулланыла торган белем бирү методикалары һәм эшнең төп юнәлешләре белән танышты.
«Тарбия үзәге» нең эшчәнлеге татар телен һәм милли мәдәниятен саклауга һәм популярлаштыруга аерым игътибар биреп, балалар һәм яшьләрнең күпкырлы үсеше өчен заманча белем бирү мохите булдыруга юнәлдерелгән.
Үзәктә телләрне өйрәнү (татар, инглиз, гарәп, кытай), техник дисциплиналар (программалаштыру һәм робототехника), шахмат дәресләре, мәдәни тәрбия, китап клублары, мәктәпкә һәм БДИга әзерлек, шулай ук һөнәри юнәлеш бирү чаралары гамәлгә ашырыла.
Миңнехановка шулай ук Лаеш эшкуарлары гамәлгә ашыра торган социаль проектлар турында сөйләделәр
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез