Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан вәкилләре белән яңа уртак проектлар турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының рәсми делегациясе белән очрашу үткәрде. Делегациягә тышкы эшләр министры урынбасары Олимҗон Абдуллаев җитәкчелек итә. Сөйләшүләр Хөкүмәт йортында узды.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов, Россия белән Үзбәкстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ассызыклап, Үзбәкстан җитәкчелегенә ике яклы элемтәләрне үстерүгә рәхмәт белдерде. Аның әйтүенчә, соңгы елларда ике ил арасында үзара хезмәттәшлек сизелерлек яхшырган: 2023 елда товар әйләнеше күләме 376 миллион доллардан артып киткән.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Үзбәкстан арасында туры авиалиния җайга салынган. Дипломатик һәм сәүдә-икътисадый вәкиллекләр, шул исәптән Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгы һәм Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге актив төстә эшләп килә. Республика төбәкләре белән динамикалы хезмәттәшлек дәвам итә.

Сөйләшүдә хезмәттәшлекнең практик юнәлешләре аерым игътибарга алынды. Татарстанның зур предприятиеләре (“КамАЗ” гавами акционер җәмгыятен кертеп) Үзбәкстанда үз проектларын гакмәлгә ашыра: биредә автомобильләр җыела һәм автоүзәк эшли. Чирчик, Джизак шәһәрләрендә уртак технопарклар, шулай ук мәгариф проектлары: Джизакта КФУ филиалы һәм Симуляцион медицина үзәге уңышлы эшләп килә.

Бохара һәм Навои өлкәләрендә яңа проектлар әзерләү хисабына сәнәгать кооперациясе киңәйтелә. Рөстәм Миңнеханов шулай ук мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлекнең әһәмиятен билгеләп үтте: Татарстан вузларында Үзбәкстаннан 2700гә якын студент белем ала, милли-мәдәни оешмалар эшли, Ташкентта, сабантуйны кертеп, даими рәвештә чаралар уздырыла.
Яклар сәүдә-икътисадый, машина төзү, нефть химиясе, шулай ук фән, мәгариф, технологияләр һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләрен карады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре