Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның зур химия производствосы белән танышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга сәфәре барышында “Навоиазот” акционер җәмгыятендә булган. Бу хакта “Татар-информ” республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәренә таянып яза.

Предприятиедә Үзбәкстан өчен кирәкле химия продукциясенең яртысы диярлек җитештерелә. Асылда аны авыл хуҗалыгы предприятиеләре куллана.
“Навоиазот”, аерым алганда, аммиак селитрасы, аммоний сульфаты, азот кислотасы, углерод двуокисе, метанол ректификат, полиакриламид чыгара.
Исегезгә төшерәбез: республика җитәкчесе кичә Үзбәкстанга килде. Моңа кадәр ул Кытайга сәфәр кылып, Кытай – Евразия ЭКСПО күргәзмәсе эшендә катнашты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре