Рөстәм Миңнеханов ВЭБ.РФ Рәисе Игорь Шувалов белән очрашты

Бүген ВЭБ.РФ дәүләт үсеш корпорациясе Рәисе Игорь Шувалов һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашуда киләчәк багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Игорь Шувалов Казанда эш сәфәрендә.

Аерым алганда, ВЭБ.РФнең төбәк белән Татарстан Республикасы моношәһәрләренең инвестицион проектларына ярдәм итү һәм үстерү, «Алабуга» МИЗ мәйданчыгындагы перспектив проектлар һәм башка темалар буенча эше турында фикер алыштылар.

Бүген ВЭБ.РФ Рәисе Игорь Шувалов Казан федераль университеты (КФУ) Гыйльми советының киңәйтелгән утырышында катнашыр һәм анда лекция укыр дип көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект СВО минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре