Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» мәйданчыгында ветеринарларга махсуслаштырылган техника ачкычларын тапшырды. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
«Ветеринария хезмәте үзенең матди базасын яхшырта. Инде 29 машина бар, һәм бүген ветеринарлар тагын 10 автомобиль ала. Безгә махсуслаштырылган техника санын 45кә җиткерергә кирәк», - диде республика җитәкчесе.
Ветеринария хезмәтенең нәтиҗәлелегенә кешеләрнең тормыш сыйфаты бәйле, дип ассызыклады Миңнеханов.
«Татарстанда куәтле терлекчелек комплексы бар. Бездә бары тик эре мөгезле терлекләр генә бар – 800 мең баштан артык. Шуңа күрә ветеринария хезмәтенең төгәл системалы эше бик мөһим, һәм без моңа зур игътибар бирәбез», - диде ул.
Чарада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез