Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин белән Оман солтаны арасындагы сөйләшүләрдә катнаша

Татарстан солтанат белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсенә ия. Төрле елларда республика белән Оман арасында сәүдә әйләнеше 20 миллион долларга җиткән.

“Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең (аңа Владимир Путин кушуы буенча Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итә) эш кысасында Оман солтанаты исеменнән Солтан Кабус исемендәге Югары мәдәният һәм фән үзәге генераль секретаре Хәбиб Әл-Риями эш итә.
Моңа кадәр, узган елның декабрендә Татарстан Рәисе Маскат шәһәрендә булып, Хәбиб әл-Риями әфәнде белән очрашкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре