«Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга әйткәнчә, СВО ветераннары – игътибар үзәгендә»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда басым ясап әйткәнчә, республика барлык юнәлешләр буенча хәрбиләргә актив төстә ярдәм итеп килә. “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстандагы филиалы җиткчесе Гүзәл Удачина “Татар-информ” хәбәрчесенә Россия Президенты белән Татарстан Рәисенең очрашуы нәтиҗәләре буенча шул хакта сөйләп үткән.

“Әлбәттә, Татарстан башлыгы Путинга иң элек махсус хәрби операция турында җиткерде. Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, республика барлык юнәлешләр буенча хәрбиләргә актив төстә ярдәм итә. Хәзерге вакытта СВО ветераннары һәм аларның гаиләләре – төп игътибар үзәгендә. Россиядә бөтен тарих дәверендә тәүге тапкыр “Ватанны саклаучылар” Дәүләт фондының пәйда булуы очраклы гына түгел”, – дип искәрткән Гүзәл Удачина.

“СВО ветераннары тыныч тормышка әйләнеп кайта алсыннар өчен һәм җәмгыятьне үстерүгә үзләреннән өлеш кертсеннәр өчен тырышабыз. Без ветераннарыбыз белән горурланабыз һәм аларга, гаиләләренә ярдәм итү өчен мөмкин булганның барын да эшләячәкбез. Без Ватанга хезмәт итүчеләрнең берсен дә онытмыйбыз. Фонд, ветераннарга һәм аларның гаиләләренә медицина, психологик ярдәмнән алып, эшкә урнаштыруга, белем бирүгә кадәр, бик күп бурычларны колачлый”, – дип билгеләп үткән Гүзәл Удачина.

“Һәлак булган геройларның истәлеген мәңгеләштерү, аларның гаиләләренә ярдәм итү, вакыйгалар турында тарихи дөреслекне саклау эшчәнлекнең мөһим юнәлеше булып тора. Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция зонасына Татарстаннан 38 меңнән күбрәк кешенең китүе турында белдерде. Һичшиксез, махсус хәрби операция тәмамланганнан соң алар “Ватанны саклаучылар” Дәүләт фонды канаты астына алыначак”, – дигән ул әңгәмә азагында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре