Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинның Оман солтаны белән киңәйтелгән очрашуында катнашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Президент Владимир Путинның Оман солтаны Хейсам Бен Тарик Әл Сәид белән киңәйтелгән очрашуында катнашкан. Сөйләшүләр Кремльдә узган.

Исегезгә төшерәбез: Оман солтаны Хейсам Бен Тарик Әл Сәид дәүләт визиты белән Россиягә килде.

Әңгәмә алдыннан Оман солтаны белән Россия Президентының рәсми очрашу тантанасы узган. Аның барышында ике дәүләт башлыгы үзләренең делегацияләре әгъзалары белән таныштырган һәм рәсми төстә фотога төшкән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре