Рөстәм Миңнеханов Владивостокка икътисади форумда катнашу өчен килде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Владивостокка Көнчыгыш икътисади форумда катнашу өчен килде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. 

Форум мәйданчыгында төбәк стенды урнаштырылган.

Чарада 40тан артык илдән һәм территориядән 4,2 меңнән артык вәкил катнашуы көтелә. Көнчыгыш икътисади форумда Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим да катнашыр дип көтелә.

Форума 2024 елның 3 сентябреннән 6 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре