"Пирамида" күңел ачу үзәгендә Татарстанның иң яхшы волонтерларын ачыклый торган "Мәрхәмәтле Татарстан" республика премиясенең җиңүчеләрен атадылар. Тантаналы чарада Президент Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Президент сүзләренчә, быел Татарстан инде дүртенче мәртәбә федераль дәрәҗәдә үзенең игелекле гамәлләр төбәге булуын раслады.
- Ел саен без "Мәрхәмәтле Татарстан" премиясендә иң яхшы волонтерларны, иреклеләр берләшмәләрен билгеләп үтәбез. Хәзерге вакытта республикада 125 меңләп волонтер исәпләнә. Без сезнең ихтыяр көченә, эчкерсезлегегезгә сокланабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов
Ул шулай ук бүгенге вазгыятьтә бер-береңә ярдәм кулы сузуның тагын да зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
- Махсус хәрби операция шартларында бердәм булу, мохтаҗларга ярдәм итү аеруча мөһим. Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан күчеп килергә мәҗбүр булганнарга, махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүчеләргә, гуманитар миссияләр үтәүдә актив катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Кылган изге гамәлләрегез үзегезгә һәм якыннарыгызга меңе белән әйләнеп кайтсын. Татарстан сезнең белән горурлана! - диде Президент.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез