Рөстәм Миңнеханов Хәмдан ибн Мөхәммәд Әл Мактум белән очрашты

Күргәзмә белән танышу, җитәкчеләр белән очрашу. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә IDEX – 2025 халыкара оборона күргәзмәсендә катнашты.

IDEX – дөньяда иң зур корал күргәзмәләренең берсе, ул ике елга бер тапкыр уза һәм хәрби техника, корал, сак һәм куркынычсызлык системалары җитештерүчеләрне бер урынга җыя. 2023 елда әлеге чарада 132 меңнән артык кеше катнашты, 65 илдән меңнән артык компания тәкъдим ителде. Безнең ил дә әлеге күргәзмәдә даими катнаша. Быел ил делегациясен Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Денис Мантуров җитәкли.

Күргәзмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дубайның варислы принцы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-премьеры һәм оборона министры шәех Хәмдан ибн Мөхәммәд Әл Мактум һәм җирле хакимиятнең башка югары дәрәҗәле вәкилләре белән очрашты. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов шушындый чарага чакырулары һәм шәхси очрашу мөмкинлеге бирелгәне өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук күргәзмә турындагы тәэсирләре белән уртаклашты. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Россия арасында уңышлы хезмәттәшлек, шул исәптән оборона-сәнәгать комплексы үсешенә ышанычын белдерде.
Моннан тыш Рәис Россия экспозициясе белән танышу барышында вице-премьер Денис Мантуров белән очрашты һәм ил компанияләре җитәкчеләре, вәкилләре белән аралашты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре