"Безнең визитның максаты – тулаем илегез һәм аерым алганда Ханой шәһәре белән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, Татарстанның Вьетнам партнерлары белән хезмәттәшлектә яхшы тәҗрибәсе бар. Татарстанның эре предприятиеләрендә хезмәттәшлекнең бай тарихы барлыкка килде. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, башкарыла торган эш әлегә сәүдә-икътисадый, инвестицион хезмәттәшлекнең бөтен потенциалын чагылдырмый.
Ханой шәһәре Халык комитеты рәисе урынбасары үз чиратында Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үстерү белән кызыксынуын билгеләп үтте. Аерым алганда, шәһәрне төзекләндерү, җәмәгать транспортын оештыру мәсьәләләрендә тәҗрибә уртаклашу кызыклы. Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар эшче төркем формалаштыру турында килештеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез