Рөстәм Миңнеханов хәрбиләрне бүләкләү видеосын күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналда һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларны бүләкләү тантанасыннан видеоязма урнаштырды, дип яза "Татар-информ".

Видеодан күренгәнчә, батырлык күрсәткән хәрбиләрнең берсе «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнгән. Махсус операциядә катнашучылар өчен концерт оештырылган.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан делегациясе «Махсус хәрби операция зонасында үз эшен дәвам итә». «Кичә тагын республика дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Батырлыклары, кыюлыклары һәм үз бурычларына тугрылыклары өчен якташларыма рәхмәт!» – дип билгеләп үтте ул.

«Илебезнең куркынычсызлыгын һәм суверенлыгын яклаучы батырларыбыз белән горурланабыз. Сезне Җиңү белән көтәбез!» – дип йомгаклады Рәис.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Рөстәм Татарстан Рәисе

Көн хәбәре