Рөстәм Миңнеханов Хөснуллин белән Адылбәк Касыймалиев очрашуында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинның Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисенең беренче урынбасары Адылбәк Касыймалиев белән очрашуында катнашты. «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узган очрашуда хезмәттәшлек, икътисадый, фәнни, мәдәни тармакларда элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре тикшерелде.

Марат Хөснуллин Кыргызстанның Россиянең стратегик партнерларының берсе булуын билгеләп үтте. Россия белән Кыргызстан арасында товар әйләнеше үсеш динамикасына ия, диде ул. Аерым игътибарга лаек юнәлешләр арасында Марат Хөснуллин транспорт өлкәсендә хезмәттәшлекне билгеләде. Без «Төньяк – Көньяк» транспорт коридоры проектына зур әһәмият бирәбез, диде Россия Хөкүмәте вице-премьеры. Ул шулай ук Россия ягы алга таба да Кыргызстан белән үзара файдалы элемтәләрне үстерергә әзер булуын ассызыклады.

Адылбәк Касыймалиев Казанда җылы кабул итүләре һәм гомумән «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы чараларында катнашучы кыргыз делегациясе визитын оештыруның югары дәрәҗәсе өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук берничә сәнәгать предприятиесендә булуын хәбәр итте һәм партнерлык элемтәләрен үстерүгә кызыксыну белдерде.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Адылбәк Касыймалиевка «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
Безнең өчен Кыргызстан – тугандаш республика, диде Рөстәм Миңнеханов һәм шулай ук Кыргызстанның Татарстанның мөһим стратегик һәм сәүдә-икътисадый партнерларының берсе булуын билгеләп үтте. Узган 2023 елда Татарстан белән Кыргызстан арасында товар әйләнеше 170 млн АКШ долларыннан артып киткән, бу 2022 ел күрсәткечләреннән югарырак. Безнең мөнәсәбәтләр үсеше өчен зур потенциалыбыз бар, диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов кыргыз коллегасына Кыргызстан белән хезмәттәшлек итүнең барлык проектлары һәм башлангычлары Татарстан тарафыннан хупланачагына ышандырды. Ул шулай ук Татарстанның төрле өлкәләрдә тупланган тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер булуын билгеләп үтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре