Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасын туры эфирда күрсәтәчәкләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасын «ТНВ» телеканалы туры эфирда күрсәтәчәк. Ул 14 сентябрьдә була. Туры эфир 9.55 сәгатьтә башлана.

Татарстан Рәисе Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышында чыгыш ясаячак. Утырышка Дума депутатлары, сенаторлар, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, шулай ук районнарның хакимият башлыклары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре чакырылган.

Исегезгә төшерәбез: Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына тәүге мөрәҗәгате 2010 елның 13 октябрендә булды. Шуннан бирле ул һәр ел саен үткәрелә. Анда узган елгы эшкә йомгак ясала, барлык дәрәҗәләрдәге хакимиятләрнең эш планнары, шулай ук республиканы үстерүнең төп юнәлешләре билгеләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре