Бүген Алабуга шәһәр Советы утырышында депутатлар Рөстәм Нуриевны икенче срокка бертавыштан сайлады. Ул шәһәрне 2020 елда җитәкли башлады.
Чыгышында мэр халыкка ышанычлары өчен рәхмәт белдерде һәм Алабуга халкының сайлавын кабул итеп, үз өстенә алган җаваплылыкны ассызыклады.
«Шәһәр мэры вазифасына керешкәнче, барыннан да элек, безнең шәһәр халкына күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Алабуга халкының сайлавын кабул итеп, мин Алабуга районының язмышы һәм аның барлык халкы алдындагы җаваплылыгымны аңлыйм».
Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка шәһәргә күрсәткән ярдәме һәм игътибары өчен аерым рәхмәт белдерде, шулай ук депутатларга конструктив диалог һәм халык белән актив эшләүләре өчен рәхмәтле булуын әйтте.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, соңгы елларда район зур сынаулар аша үтте: пандемия һәм хәзерге махсус хәрби операция үткәрү шартлары. Бу шартларда хакимият һәм җәмгыятьнең бердәмлеге һәм татулыгы аеруча кыйммәтле булды.
Нуриев һәрбер гражданның районны үстерүгә керткән өлешен аерым ассызыклады һәм соңгы еллардагы төп казанышларны санап үтте: авыл җирлекләрен үстерү, тарихи мирасны саклау, музейларны модернизацияләү, иҗтимагый мәйданнарны төзекләндерү, спорт традицияләрен яңарту.
Киләчәк турында сөйләгәндә, мэр икенче срокның өстенлекләрен билгеләде: бу коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, социаль өлкәне үстерү, эшмәкәрлекне яклау, яңа заманча иҗтимагый мәйданнар булдыру.
«Районның һәр уңышы – һәрбер гражданның өлеше. Һәр җиңүдә туган ягыбызга булган мәхәббәтебез һәм бердәмлегебез чагылышы күренә», – дип ассызыклады Рөстәм Нуриев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез