«Гыйлем алу – энә белән кое казу» дигән мәкаль бар халыкта. Ислам динендә дә гыйлем алу зур урын алып тора. Хәдисләрдә дә: «Кем гыйлем алу максаты белән өеннән чыгып китсә, шуңа Аллаһы Тәгалә җәннәткә юлны җиңеләйтер», – диелгән. Бу хакта «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән әңгәмә кордык.
– Рөстәм хәзрәт, пәйгамбәребез (с.г.в.) укый-яза белгәнме?
– Мөхәммәд (с.г.в.) башка кардәшләре кебек мәктәпкә йөрмәгән һәм уку-язуны белмәгән. Әмма аны халыкка имам һәм үрнәк буларак әзерләгән затны – Аллаһы Тәгаләне таныган. Җәбраил фәрештә Мөхәммәд (с.г.в.) янына беренче иңүендә үк: «Укы!» – дип, аңа әмер биргән. Моңа ул: «Мин укый белмим», – дип җавап кайтарган. Бу хәл өч мәртәбә кабатланганнан соң, фәрештә: «Бөтен нәрсәне яратучы Раббың исеме белән укы!» – дигән. Аңлашылганча, пәйгамбәрне (с.г.в.) аять уку-язуга чакырган ул.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Син гыйлем бирүче, кешеләрне гыйлемгә өйрәтүче бул. Йә булмаса, гыйлемне өйрәнүче кеше бул, тыңлаучы, гыйлемне яратучы кеше бул, башкасы булма, һәлак булырсың», – дигән. Гыйлем алуның әһәмиятен аңлау өчен шушы бер сүрә һәм хәдис тә җитә.
– Дөньяви белем белән диннекен ничек берләштереп алып барырга? Икесе дә мөһим бит.
– Мөселман кеше икесен дә тигез күреп өйрәнергә тиеш. Алар икесе дә үзара бәйләнгән һәм бер-берсен баеталар гына. Сүз дә юк, дин гыйлемен, әйтик, әдәбият, тарих, тел һәм башка шуның ише дөньяви фәннәр белән бәйләп өйрәнү иң хәерлесе. Кеше белем алмый икән, димәк, ул Аллаһы Тәгалә алдындагы бурычын үтәми. Ә кеше күбрәк гыйлем алган саен Аңа якыная гына. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары, чөнки алар динар да, дирһәм дә калдырмадылар, бәлки мирас итеп гыйлем калдырдылар. Кем ул гыйлемне алса, шул байлыкны алган булыр», – дигән.
– Балаларны кечкенәдән китап укырга өйрәтегез, диләр. Тик, ни кызганыч, бүген алар телефонда уйнауны кулайрак күрә...
– Өендә китаплары булган балалар күбрәк укый. Сәбәбе һәркемгә дә аңлашыладыр. Интернетка чумган бала, билгеле, бу китапларны укырга теләмәсә дә, читкә этәрми, матур рәсемнәрен булса да карый. Буш вакытларда ата-анасы белән бергә китаптагы сүзләрне укый, әйләнә-тирәсе белән чагыштыра. Бала шулай әкренләп дөньяви һәм динебезгә кагылышлы китапларга да якыная һәм иң мөһиме: алар аша баланың әхлагы, дөньяга карашы формалаша.
Ни кызганыч, балага китап алырга күпләребезнең акчасы җитми. Шулай дип акланабыз. Шулай без, ата-аналар, балаларыбызны гыйлемнән читләштерәбез. Дини гыйлем хакында әйтеп тә торасы юк. Ә кыямәт көнендә Аллаһтан иң ераклары – баласына дин гыйлеме бирмәгәннәр.
– Дини гыйлем алмаган баланың ата-анасына җәза булырмы?
– Ата-ананың бурычы – баланы ислам дине белән таныштыру. Ләхеткә кадәр гыйлем алу фарыз. Сиңа ничә яшь кенә булмасын, намаз, тәһарәт, госел тәртипләрен, иман шартын, кырык фарызны белергә тиешсең. Гомер буе укырга, гыйлем таләп итәргә беркайчан да соң түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бервакыт 70 яшьлек кеше килеп: «Миңа нинди файдалы нәрсә эшләргә?» – дип сораган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа: «Гыйлем ал!» – дигән һәм бу кеше гыйлем алып, 95 яшенә кадәр балалар укыткан.
– Гыйлем алуның фазыйләте нинди соң?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә гыйлем алырга өндәп, болай дигән: «Гыйлемне өйрәнегез. Чөнки гыйлем өйрәнү – изгелек, гыйлемне теләү – гыйбадәт, гыйлем хакында сөйләшү – тәсбих, аны белмәгән кешегә өйрәтү – сәдака, кешегә гыйлем бирү – аңа якын булу».
– Сер түгел: яхшы белем алу кыйммәткә төшә хәзер. Укымышлы булу кесәңне тишә, дигән сүз түгелме бу?
– Сүз дә юк, югары уку йортында белем алу кыйммәткә төшә. Дөньяда яшәү өчен дә акча кирәк. Әмма, рухыңны-җаныңны тоймаслык дәрәҗәдә акчага таянырга ярамый. Гыйлемне байлык белән чагыштыргач, галимнәр 180 төрле аерма тапкан һәм мондый нәтиҗәгә килгән: гыйлем кешене саклый, ә байлыкны кеше үзе саклый.
Гыйлемне кешегә бирү белән ул арта гына, ә мал-мөлкәтне, акчаны тоткан саен, ул кими. Мал-мөлкәткә ия бай кеше вафат булса, аның зекере киселә. Ә менә галим кеше вафат булса, аның исеме кала һәм хәерле-файдалы китаплары, хезмәтләре кешеләргә озак еллар хезмәт итә. Мал иясенең һәрбер тәңкәсеннән, һәр тиененнән соралыр: кайдан, нинди юллар белән тапкан ул аны? Кайда сарыф иткәнлеге хакында да хисап алыныр. Гыйлем иясенең исә һәрбер дәресе, һәрбер вәгазь-нәсыйхәте, аңлаткан һәрбер Коръән аяте һәм хәдисе бәрабәренә җәннәттә бер дәрәҗә булыр. Дипломлы булу – белемле булу дигән сүз түгел ул. Дипломны акча түләп, сатып алырга мөмкин, ә белемне калебкә кертү – бушлай, тик мең кат авыррак хезмәт.
Белеп тор!
Гыйлем алу шартлары
- Мөгаллимгә сорауны дөрес итеп бирә белү.
- Ихлас булу, ягъни дәресне игътибар белән тыңлау.
- Гыйлем алу никадәр авыр булса да, сабырлык күрсәтү, ягъни тырышлык кую.
- Белемне кәгазьгә теркәп бару.
- Алган белемне кабатлау, өйрәнү.
- Алган белем белән гамәл кылу, ягъни аны тормышта куллану.
ХӘДИСЛӘРДӘН...
* Гыйлемгә омтылу – һәрбер мөселманның бурычы.
* Иртән гыйлем алу өчен чыгып китү һәм нинди дә булса фәннең бер генә булса да бүлеген өйрәнү 100 рәкәгать намаз укуга караганда хәерлерәк.
* Иман үзе генә «ялангач». Аның киеме – тәкъвалык, зиннәте – оялчанлык, иманның җимеше исә – гыйлем.
* Гыйлем ул – хәзинә. Шул хәзинәнең ачкычы – сораулар. Сорау бирегез! Дөрестән дә, моннан 4 төрле кешегә файдасы бар: сораучыга, остазга, тыңлаучыга һәм аларның барысын да яратучыга.
* Гыйлем алу максаты белән юлга чыккан кеше әйләнеп кайтканчыга кадәр Аллаһ юлында була.
* Әйт: «Белүчеләр белән белмәүчеләр бертигезме? Юк, әлбәттә, бертигез түгел. Моның шулай булуын бары тик акыл ияләре генә белә».
* Әгәр дә кеше үлсә, аның өч төрле гамәленнән кала башка гамәлләренә әҗер-савап язылу туктый: әҗер-савап китереп торучы сәдака яки кешеләр файдалана торган гыйлем, яки аңа дога кылучы бала.
* Берәү гыйлемне кешеләр арасында горурлану һәм макталу яисә кешеләр белән бәхәсләшү, яисә кешеләрне үзенә карату өчен өйрәнсә, аның урыны җәһәннәмдә булыр.
* Әгәр дә Аллаһ берәр кешегә яхшылык теләсә, аны динне аңлаучы итә.
* Кем дә кем Аллаһ ризалыгына омтылып алынырга тиешле гыйлемне дөньядагы берәр максатка ирешү өчен өйрәнсә, кыямәт көнендә ул җәннәтнең исен дә тоймаячак.
* Кем дә кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһ аңа җәннәткә алып бара торган юлны җиңеләйтә. Фәрештәләр, гыйлем алучы кешегә ризалык белдереп, канатларын җәяләр. Күктәге һәм җирдәге җан ияләре гыйлем иясенең гөнаһын гафу итүне сорый, хәтта балыклар да. Галимнең белемсез гыйбадәт кылучы кешедән өстенлеге айның бөтен йолдызлардан да өстен булганы кебек. Галимнәр алар – пәйгамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр динарны да, дирһәмне дә мирас итеп калдырмады, алар бары тик гыйлем генә калдырды. Кем дә кем аны алса, үзенә бик зур өлеш алган булыр. БУ СҮЗЛӘР КАБАТЛАНА!
ХИКМӘТЛЕ СҮЗ
Ризаэддин Фәхретдин: «Гыйлем иясе – хикмәтле бер табибтыр. Наданлык – бер авыру, ул авыру сәбәпле кеше һәртөрле һәлакәтлеккә төшә, шуннан саклану өчен табиб кирәк. Ул табибны галим диләр. Әгәр берәү гыйлем иясе булса, аңа шәригать буенча шул гыйлеме белән гамәл кылу тиеш. Гыйлем белән гамәл кылу – белгән гыйлемеңне белмәгәннәргә өйрәтү һәм үзеңнең динеңне, дөньяңны төзек кылу өчен көн-төн тырышу».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез